Яңа ел бәйрәмнәре һәм яңа 2019 елны каршылау алдыннан кешеләргә игелекле эшләр эшлисе, кайгыртучанлык һәм игътибар бүләк итәсе килә.
Шул максат белэн Кукмара ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Иванов Валентин Константинович та Кукмара районында яшәүче егерме өч Бөек Ватан сугышы ветераны, тылда хезмәт иткән өлкән яшьтәге кешеләрне сөендерергә теләде. Ветераннарны котлау өчен күчтәнәчләр белән иганәчеләр, бигрәк тә «Пятерочка»кибетләре челтәре ярдәм итте.
Ветераннар советына «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ярдәмгә килде.
Татарстан республикасы Хоккей федерациясе Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә Аксубайда "Әтине, әнине һәм хоккейны яратам" гаилә кышкы бәйрәмен оештырды.
2018 елның 26 декабрндә шушы уңайдан Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм бүлегтә социаль хезмәтләр алучы балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
Яңа ел тантаналары алдыннан хәйриячелек акцияләре дәвам итә.
Салкыннар башлану белән җылыту системалары һәм электр җиһазлары белән бәйле янгын чыгу куркынычы арта. Шушы уңайдан, Балык Бистәсе муниципаль районындагы «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре авыр хәлдәге гаиләләрдә булдылар.
2018 нче елның 26 нчы декабрендә «Веста» Үзәгендә 32 бала һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы узды.
Алабуга шәһәрендәге “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең Яңа ел алдыннан алыштыргысыз традициясе – “үзенчәлекле” яшь дусларын якынлашып килүче могҗизалы бәйрәм белән котлау. Быел да мөмкинлекләре чикләнгән 11 бала өчен өй шартларында могҗизалы Яңа ел тамашасы оештырылды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы программа әзерләделәр, табышмаклар әйтеп, чыршы янында җырлап-биеп күңелле вакыт уздырдылар. Ахырдан һәрбер балага Кыш Бабай һәм Кар Кызы бүләкләрен тапшырды. Әти-әниләр балалар өчен оештырылган бәйрәм һәм балаларга шатлык бүләк иткән өчен белгечләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Белгечләр үз чиратларында балаларга һәм әти-әниләргә Яңа елда бәхет-шатлык, сәламәтлек һәм якты киләчәккә ышаныч теләде.
“Гнездышко” приюты балаларына кунакка «профессор Николядан фәнни тамаша» дигән уен программасы һәм Кыш Бабай бүләкләре белән «Ярдәм куллары» Хәйрия фонды волонтерлары килде.
25 декабрь көнне Балтач муниципаль районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар иҗтимагый оешмасы активы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәлнең максаты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларын хәл итү иде.
2018 нче елның 26 нчы декабрендә Сосна авыл клубында инвалид балалар һәм опекага алынган балалар өчен Яңа ел маскарады үткәрелде.
Әлеге чарага 235 балигъ булмаган бала чакырылган иде, 112 кеше катнашты.