Яңа ел – могҗизалар тормышка аша торган искиткеч күңелле вакыт. 2018 елның 26 декабрндә шушы уңайдан Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм бүлегтә социаль хезмәтләр алучы балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
Балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән маҗаралы сәяхәткә юл тоттылар. Яңа ел композицияләре белән бизәлгән залда балалар башкаруында Яңа ел җырлары, шигырьләр яңгырады. Кыш Бабай һәм Кар кызы традиция буенча һәр балага татлы Яңа ел бүләкләре таратты. Балалар күңелле конкурсларда катнашып, биюләр, уеннар уйнап, чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнде.
Бәйрәм табын артында дәвам итте.