Яңа ел тантаналары алдыннан хәйриячелек акцияләре дәвам итә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзалары белән берлектә акция кысаларында “Ярдәм кулы” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан җибәрелгән бүләкләрне һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе бүләкләрен өләшәләр. Балаларга яңа ел могҗизасы бүләк итәләр.