Профессор Николядан фәнни тамаша

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

“Гнездышко” приюты балаларына кунакка «профессор Николядан фәнни тамаша» дигән уен программасы һәм Кыш Бабай бүләкләре белән «Ярдәм куллары» Хәйрия фонды волонтерлары килде.

Беренче булып балаларны профессор Николя котлады. Балалар һәм яшүсмерләр бик теләп фәнни экспериментларда катнаштылар, бер-берсенә «су» сиптерделәр, һава шарын шартлаттылар, үз куллары белән кар әзерләделәр, ә соңыннан эксперименталь юл белән барлыкка китерелгән водородның зур һәм матур шартлавын күрсәттеләр.

Балалар Кыш бабай белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм алдыннан һәр тәрбияләнүче Кыш бабайга үзенең теләкләре белән юллама язган иде, һәм менә шул хыялларның тормыш ашу вакыты җитте. Кыш Бабай авыр тормыш хәлендә калган балаларның барлык теләкләрен тормышка ашырды. Чараны оештыручыларга һәм барлык битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International