Алабуга шәһәрендәге “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең Яңа ел алдыннан алыштыргысыз традициясе – “үзенчәлекле” яшь дусларын якынлашып килүче могҗизалы бәйрәм белән котлау. Быел да мөмкинлекләре чикләнгән 11 бала өчен өй шартларында могҗизалы Яңа ел тамашасы оештырылды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы программа әзерләделәр, табышмаклар әйтеп, чыршы янында җырлап-биеп күңелле вакыт уздырдылар. Ахырдан һәрбер балага Кыш Бабай һәм Кар Кызы бүләкләрен тапшырды. Әти-әниләр балалар өчен оештырылган бәйрәм һәм балаларга шатлык бүләк иткән өчен белгечләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Белгечләр үз чиратларында балаларга һәм әти-әниләргә Яңа елда бәхет-шатлык, сәламәтлек һәм якты киләчәккә ышаныч теләде.