«Перинаталь бала тормышы кыйммәте". “Веста” Үзәге.

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 26 нчы декабрендә “Веста” Үзәге хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йорты базасында узган «Перинаталь бала тормышы кыйммәте" дигән семинарда катнашты. Семинар «Татарстан - тормыш өчен» бала тууга ярдәм итү региональ программасы кысаларында узды. Әлеге программаны тормышка ашыру безнең төбәктә демографик вәзгыятьне яхшырту, абортларны һәм социаль ятимлекне профилактикалау максатларында президент грантлары фонды ярдәмендә гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Семинар башында Түбән Кама шәһәрендә «Умиление» аналарны яклау Үзәге  АКБО координаторы Сергей Солонщиков сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Семинар барышында докладчылар «Карынындагы баланы кабул итүдә йөкле хатын – кызлар өчен мәктәпнең роле» (табиб акушер-гинеколог Альбина Фәттахова Казан шәһәре), «Заманча фән һәм халыкара хокукының баланың туганга чаклы һәм туганнан соң чорына карата булган карашы» («Тормыш өчен» ООДНЫҢ проект һәм фәнни эше буенча координаторы Владимир Птиха Мәскәү шәһәре) кебек мәсьәләләргә кагылдылар. "Умиление" аналарны яклау Үзәге» АКБО Президенты Элина Галиуллина Татарстан Республикасында кризислы йөкле хатыннарга һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча эш тәҗрибәсе турында сөйләде. «Авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга социаль ярдәм» турындагы доклад белән «Веста» үзәге директоры Татьяна Мыльникова чыгыш ясады.

Семинар ахырында күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышу булды, нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International