Яңа ел бәйрәме
2018 елның 28 декабре.
Яңа елга кадәр бер ай кала Яңа Чишмә интернат – йортында Яңа елга әзерлек башланды. Йортны Яңа ел мишурасы белән бизәделәр, чыршы куйдылар, ишек алдында кар сыннары ясалды, төрле төстәге гирляндалар эленде. Интернатта яшәүчеләр үз бүлмәләрен дә Яңа елга бизәргә тырыштылар. Ә 26 декабрь көнне өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел чыршысы үткәрделәр. Бу әкият персонажлары белән чын Яңа ел тамашасы иде. Чын артистлар кебек коллектив өлкәннәр һәм инвалидлар өчен чын күңелдән уйнадылар. Монда убырлы карчыклар да, явыз аю да, төп геройлар- Кар Кызы һәм Кыш бабай да бар иде. Котлаулар күңелле һәм кызыклы уеннар, җырлар, шигырьләр, әйлән-бәйлән белән үрелеп барды. Пешекчеләр бу көнне бәйрәм табыны әзерләделәр. Бер-берсе белән аралашудан барысы да күңел күтәренкелеге алды һәм онытмаулары, хәтерләүләре өчен рәхмәтле булды.
Яңа елда Шүрәле һәм Кикимораның маҗаралары
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 28нче декабрьдә җыр җитәкчесе Городилова Н.Г. белән тәрбиячеләр Сававйтан Н.В., Тарасова Е.В., Гилязетдинова Г.Р., Жаворонкова Л.В., Полуэктова Л.В. барча реабилитантлар һәм хезмткәрләрнең балалары өчен “Яңа елда Шүрәле һәм Кикимораның маҗаралары” исемле яна ел бәйрәме оештырдылар. Шүрәле белән Кикимора бәйрәмне бозарга бик теләсәләр дә, барып чыкмады. Кыш бабай аларның сихерләрен чиште, һәр бала бүләккә лаек булды.
Балачак иле сихри дөнья. Ул әкиятләргә, фантазиягә бай. Балалык чорын тагын да ямьләндерә торган бәйрәмнәр бар. Шуларның иң сихерлесе - Яңа ел. Бүләкләргә күмә торган Кыш бабай, сылу, җыр-уен өләшүче Кар кызы – һәр баланың көтеп алган кунагы.
Саба районының “Тургай” приютында кунакта Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегеннән яшь юристлар Советыннан юмарт Кыш бабай белән, Кар кызы булып киттеләр. Кунаклар балалар өчен зур бәйрәм программасы әзерләп килгәннәр иде. Җырлы-биюле уеннар, мавыктыргыч бәйгеләр балаларның күңеленә хуш килде. АНП Зенит иганәчелеге белән Кыш бабайның серле капчыгы бик күп төрле буләкләргә бай булды. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кар кызы балаларны сөендереп бүләкләп торды. Яшь юристлар Советы балалар күңелендә якты, матур, сагынып сөйләрлек хәтирәләр калдырды. “Тургай” приюты коллективы аларга Яңа 2019 елда яңа уңышлар, якты матур көннәр, олы куанычлар теләп, бик зур рәхмәтләрен белдерә.
«Гнездышко» приютында Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Таһирова Л. А. катнашында Яңа ел алды чарасы узды.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә КФУның «Игелекле эшләр планетасы» иреклеләр үзәге волонтерлары булып китте. Кунаклар балаларга һәм аларның әти-әниләренә Яңа ел әкияте күрсәттеләр.
Балалар бик җылы дустанә шартларда әйлән-бәйлән персонажлар белән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Кыш бабайның барлыкка килүе программаның төп вакыйгасы булды. Бәйрәм бүләкләр тапшыру һәм фотога төшү белән тәмамланды.
27 нче декабрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар өчен «Компьютер остаханәсе» дигән мастер класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларның компьютер грамотасын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту, социаль активлыкны һәм күзаллауны киңәйтү.
Хәзерге заманда кешенең, шулай ук өлкән яшьтәгеләрнең дә тормышын компьютер белемнәреннән башка аралашуны һәм мәгълүмат алмашуны - Интернет челтәреннән башка күз алдына китереп булмый.
Белгеч социаль хезмәт алучыларны башлангыч программа белән таныштырды. Үз мөмкинлекләренә шикләнә торган олы яшьтәге кешеләр өчен шәхси компьютерда Paint график мөхәррире программасында манипулятор белән ничек тиз идарә итәргә кирәклеген күрсәтте.
Социаль хезмәт алучылар «Сызым» рәсемнәр ярдәмендә мышка белән эшләү тәҗрибәсе алдылар. Чара барышында катнашучылар дәүләт хезмәтләре порталында электрон хезмәтләр алырга, табибка язылырга дигән теләкләрен белдерделәр. Компьютер белеме булган дуслары балалары, оныклары алдында абруйларын югалтырга теләмәгәннәрен сөйләделәр. Соңыннан аларга инструктор порталда Дәүләт электрон хезмәтләрен алу процессын күрсәтте. Чарада катнашучылар компьютер белеме буенча дәресләргә йөриячәкләре һәм дәүләт хезмәтләре порталы ресурсларыннан файдаланырга өйрәнәчәкләрен белдерделәр.
Чарада 4 кеше катнашты.
2018 елның 25 декабрендә Теләче муниципаль районы «Родник «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату максатыннан социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булдылар. Шулай ук авыр тормыш хәлендә булган һәм күп балалы гаиләләр тикшерелде. Тикшерелүче барлык йортларда да йорт хуҗалары һәм гаилә әгъзалары белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде, акт төзелде һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр тапшырылды.
27 декабрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
Яңа ел алдыннан тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Пиротехник чараларны куллану куркынычлыгы” дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
2018 нче елның 26 нчы декабрендә “Веста” Үзәге хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йорты базасында узган «Перинаталь бала тормышы кыйммәте" дигән семинарда катнашты. Семинар «Татарстан - тормыш өчен» бала тууга ярдәм итү региональ программасы кысаларында узды. Әлеге программаны тормышка ашыру безнең төбәктә демографик вәзгыятьне яхшырту, абортларны һәм социаль ятимлекне профилактикалау максатларында президент грантлары фонды ярдәмендә гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.