Инвалидлар иҗтимагый оешмасы активы белән түгәрәк өстәл, Балтач

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

25 декабрь көнне Балтач муниципаль районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар иҗтимагый оешмасы активы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәлнең максаты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларын хәл итү иде.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, 27 нче номерлы үзәк район даруханәсе, "Хезмәт" газетасы, җирле "Кайтаваз"радиосы вәкилләре катнашты. Инвалидларны эшкә урнаштыру, инвалидларның яклауга мохтаҗ категорияләре белән эшләүдә инновацияләр турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл «Без Россия гражданнары» Республика конкурсы җиңүчесе Рәзинә Төхфәтуллинага грамоталар һәм кыйммәтле бүләк тапшыру белән тәмамланды. Шулай ук Ранил Гыйлвановка һәм Фагыйл Гайнетдиновка инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау эшенә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International