Профилактик рейд

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

    Салкыннар башлану белән җылыту системалары һәм электр җиһазлары белән бәйле янгын чыгу куркынычы арта. Шушы уңайдан, Балык Бистәсе муниципаль районындагы «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең хезмәткәрләре авыр  хәлдәге гаиләләрдә  булдылар.

Профилактик рейд барышында ата-аналарга янгыннарның килеп чыгу сәбәпләрен аңлаттылар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында сөйләделәр. Шулай ук янгын белдергечләрнең эшләвен тикшерделәр .

  Гаиләләргә ашыгыч ярдәм чакыру телефон номерларын искә төшерделәр, Электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International