Яңа ел бәйрәмнәре һәм яңа 2019 елны каршылау алдыннан кешеләргә игелекле эшләр эшлисе, кайгыртучанлык һәм игътибар бүләк итәсе килә.
Шул максат белэн Кукмара ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Иванов Валентин Константинович та Кукмара районында яшәүче егерме өч Бөек Ватан сугышы ветераны, тылда хезмәт иткән өлкән яшьтәге кешеләрне сөендерергә теләде. Ветераннарны котлау өчен күчтәнәчләр белән иганәчеләр, бигрәк тә «Пятерочка»кибетләре челтәре ярдәм итте.
Ветераннар советына «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ярдәмгә килде.