«Югары Утар балалар йорты» тәрбиячесе Рәмзия Сафина балаларны тарихның менә шушы бите белән таныштырды. Хикәят, балалар аеруча ярата торган слайд-шоу белән үрелеп барды.
30 нчы март көнне балаларның каникул вакытында ялын оештыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина «Синема – 5» кинотеатры администрациясе белән берлектә «Конек-Горбунок» фильмын карау оештырды.
31 мартта “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен интеллектуаль уен – викторина уздырылды.
Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече 30 нчы март көнне 13 нче социаль участогында 9 балигъ булмаган бала өчен «мәгълүмати навигатор»программасы кысаларында «Медиа белән аралашу культурасы» дигән төркемле дәрес уздырган. Максат: «медиаграмотлык», «медиакультура», «медиакультура» төшенчәләрен актуальләштерү, яшүсмерләр аңында "медиа белемлелек" төшенчәләрен актуальләштерү, интервью уздыру күнекмәләренә өйрәтү.
Чараның максаты:
1-Кошларга мәхәббәт, аларны карау теләге тәрбияләү.
2- Кошларның тышкы кыяфәте һәм үсүе турында белемнәрне активлаштыру
3-Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрне берләштерү
“Чирмешән муниципаль районында “Доброе сердце” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” ДБУсенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән чара үткәрделәр.
«Чирмешән муниципаль районында «Доброе сердце» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДБУнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләренең төп эш юнәлешләренең берсе - менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән" Адым артыннан адым» программасы белән эшләү.
29 мартта “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның батырлыгы дигән темага информацион дәрес үткәрелде.
30нчы март көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт буенча инструктор Сергиенко С.Г. «Алтын куллар» XIII ачык республика фестивале кысаларында «Традицияләр, һөнәр, осталар» дигән иҗади остаханәләрдә катнашты. Ул педагоглар өчен " 3Dручка белән рәсем ясау-бик шәп!» дигән мастер-класс уздырды.
Педагог эш принцибын аңлатты һәм катнашучыларга үз көчләрен сынап карарга тәкъдим итте. Иҗат процессына җәлеп ителгән педагоглар технологиянең оригинальлеген, аны куллануның гадилеген һәм балалар һәм яшүсмерләр ихтыяҗларына туры килүен билгеләп үттеләр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Баулы интернат-йортында «Актив озак яшәү мәктәбе» инновацион технологиясе гамәлгә ашырыла.