30 нчы март көнне балаларның каникул вакытында ялын оештыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина «Синема – 5» кинотеатры администрациясе белән берлектә «Конек-Горбунок» фильмын карау оештырды.
Карау алдыннан балаларга кинотеатрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр.
«Синема-5» кинотеатрына бару нәни килүчеләрне мавыктыргыч дөнья белән очрашуга һәрчак әзерли. Экранда образлар җанланганда, кызыклы сюжет булганда, бар нәрсә дә онытыла, кәеф күтәрелә. Балалар зур кызыксыну белән фильмның гаҗәеп сюжетын күзәттеләр һәм төп геройларга карата мәхәббәт хисләре ачылды. Мультфильм дуслык һәм тугрылык турында да гыйбрәтле булып чыкты.
Мультфильм караган кызлар һәм малайлар вакытны үзләре өчен файдалы үткәрделәр, бик яхшы ял иттеләр һәм күңелле эмоцияләр алдылар. Алар дус була белергә кирәклеген аңладылар һәм һәр кеше дә синең өчен кирәкле дус була алмый икәнен аңладылар.