Һәр халыкның үз үзенчәлекләре, традицияләре, мәдәнияте, теле бар. Болар барысы да һәр халыкны бер-берсеннән аерып торучы күренеш. Нәкъ менә бу кешеләрне теге яки бу милләт вәкиле булуы белән горурланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә кешеләр үз телләрен, милли горурлыкларын саклап калырга тырышалар, ата-бабаларына һәм үз уникальлекләренә хөрмәт күрсәтәләр.
“Чирмешән муниципаль районында “Доброе сердце” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” ДБУсенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Иске Кади урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Балалар "Чума үрдәк, чума каз","Түбәтәй", "Гөлбаһар", "Башмакчы", "Күрсәт әле, үскәнем", "Йөзек салыш" татар халык уеннарында бик теләп катнаштылар, "Туган тел"җырын башкардылар.