ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Актив рәвештә озак яшәү серләре» дигән темага мастер-класс үткәрде.

      Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 2021 нче елның 28 нче мартында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 гаиләгә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Иркәнең «Халык иҗаты Йорты» нда «Тормыш җиллэре» дип аталган концертына хәйрия алып баруны оештырды.

Гаилә, аналык, ата-ана һәм балачакны саклау мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше кысаларында 2021 нче елның 29 нчы марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова “Гаилә әлифбасы “без”дән башлана” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 36 гаиләгә халыклар дуслыгы йортында күрсәтелүче «Үз-үзеңә ышан» дигән театраль-музыкаль тамаша оештырды. Максат: мәдәнияткә кызыксыну уяту, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрендә һәркемнең роле зур булуын аңлату, үз-үзеңә, үз хыялыңа ышану.

    Тортның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр. Әгәр бу тәм-том үз кулларың белән әзерләнгән булса, икеләтә ләззәт китерәчәк.

25 нче март көнне "Сладкоежка" түгәрәгендә безнең приютта тәрбияләнүчеләр торт әзерләделәр.


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

24.03.2020 елда «өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәт алучыда  « оештыру принциплары һәм карау процессының состав компонентлары» дигән темага чираттагы индивидуаль дәрес узды. Ятучы һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауны җиңеләйтә торган материаллар күрсәтелде.

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Муса Җәлил һәйкәленә сәяхәт.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова үз эшендә «Унайлы мөхит»дәүләт программасы кысаларында реализацияләнгән арт-терапия чарасы буларак «Үтә күренмәле мольберт» ны  актив куллана.

Балаларга кайгыртучанлык, ярдәмчеллек һәм игътибар өчен.

 

2021 нче елның 29 нчы мартында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат – йортында тәрбияче Шакирова Айсылу Җәмил кызы «Чернобыль эзе «дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

Максаты:

  • Укучыларга Чернобыль фаҗигасе турында сөйләү,
  • Экологик белемнәр формалаштыру һәм аларны укыту һәм гамәли эшчәнлектә куллану
  • Позитив актив тормыш позициясен үстерү
  • Мәрхәмәт хисе тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International