29 мартта “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның батырлыгы дигән темага информацион дәрес үткәрелде.
Дәреснең максаты итеп балаларның Ватаныбызның героик битләре турында белемнәрен киңәйтү, патриотизм тәрбияләү, Ватаныбызның тарихи үткәне белән горурлану хисе тәрбияләү торды.
Дәрес “Безнең якташларның Бөек Ватан сугыш чорында җиңүгә керткән өлешләре” дигән документаль фильм караудан башланды. Балалар якташларыбызның сугышчан батырлыклары турында бик күп кызыклы тарихи фактлар белделәр.
Чара ахырында балалар сорауларга җаваплар бирделәр һәм якташларыбызның батырлыгына соклануларын белдерделәр.