«Адым артыннан адым» программасы эшли

2021 елның 30 марты, сишәмбе

«Чирмешән муниципаль районында  «Доброе сердце» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДБУнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләренең төп эш юнәлешләренең берсе - менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән эшләү. Төркемдә шөгыльләнүчеләрдә мөстәкыйль көн күрү һәм көндәлек эшләр буенча күнекмәләрне ныгыту максатыннан, «Адым артыннан адым» программасы эшләнде. Бүлек белгечләре шәхесне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән шөгыльләр циклы үткәрәләр. Дәресләргә 10 кеше йөри. Яшь инвалидларны социальләштерүнең уңышлы булуын билгеләүче мөһим факторлар булып, абилитация чараларының комплекслы булуы, цикллылыгы һәм өзлексезлеге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International