30нчы март көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт буенча инструктор Сергиенко С.Г. «Алтын куллар» XIII ачык республика фестивале кысаларында «Традицияләр, һөнәр, осталар» дигән иҗади остаханәләрдә катнашты. Ул педагоглар өчен " 3Dручка белән рәсем ясау-бик шәп!» дигән мастер-класс уздырды.
Педагог эш принцибын аңлатты һәм катнашучыларга үз көчләрен сынап карарга тәкъдим итте. Иҗат процессына җәлеп ителгән педагоглар технологиянең оригинальлеген, аны куллануның гадилеген һәм балалар һәм яшүсмерләр ихтыяҗларына туры килүен билгеләп үттеләр.