Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында истәлекле дата. Париж өчен көрәш .

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

200 ел элек, 1814 елның  31 март көнне рус императоры җитәкчелегендәге  союз армиясе Парижга керә. Франция башкаласы булган Париж өчен сугыш, Европаны Наполеон басымыннан коткару өчен барган көрәшнең иң канкойгычы булып тарихка кереп калган. Бу көнне Союзниклар 8 меңнән артык солдатын югалта, аларның 6 меңнән артыгы рус солдатлары була.

Париж өчен сугыш, Наполеонның тулысынча тар-мар ителүенә китерә. Француз императоры үзенең маршалларының басымы астында тәхеттән ваз кичә. Императорны  Италия ярлары буендагы Эльба утравына сорәләр.  1814 елның 30 маенда тынычлык солыхына кул куела. Франция үзенең 1972 нче елгы чикләренә кайта.

«Югары Утар балалар йорты» тәрбиячесе Рәмзия Сафина балаларны тарихның  менә шушы бите белән таныштырды. Хикәят, балалар аеруча ярата торган  слайд-шоу белән үрелеп барды. 

Балаларның  илебез тарихы турындагы белемнәрен баету

һэм балалар күнелендә  Ватаныбызга, илебезнең кораллы көчләренә карата горурлык тәрбияләү  максатыннан оештырылган чарадан  балалар яхшы кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International