Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 1 апрельдә «Игелек буыны» отрядының 2 волонтеры белән берлектә 11 нче һәм 12 нче социаль участокларда яшәүчеләр арасында «Зәңгәрдән кабыз» дигән акция уздырдылар.
2 апрель көне - Халыкара аутизм турында мәгълумат тарату көне дип билгеләп үтелә. Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Зәңгәр төсне яндыр” ак циясенә кушылып, аутизм белән авыручы балаларны тәрбияләүче гаиләләргә теләктәшлек белдерделәр.
2 апрель, Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне (World Autism Awareness Day) буларак билгеләп үтелә.
02.04.2021 елда “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Дуслык» темасына тренинг уздырды. Тренинг үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлтелгән иде. Берләшү өчен «Дуслык йорты», «Мәкальне тап» күнегүләре үткәрелде. Төркем дәресләрендә 10 социаль хезмәт күрсәтүче катнашты
2021 елның 02 апрелендә «Көчләүсез балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова «Ышаныч телефоны» акциясе М.И.Г. отряды волонтерлары белән берлектә үткәреде. Акциядә 2 волонтер, 10 социаль ярдәм алучылар катнашты, аларга ышаныч телефоны номеры һәм катлаулы тормыш ситуациясеннән чыгу тәкъдиме белән истәлекләр таратылды.
2021 елның 2 апрелендә Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Альбина Тарынчева һәм Гөлия Миннекаева «Лекотека» комплекслы индивидуаль-юнәлешле программасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тылсымлы эзләр»дигән темага социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәрес-уен үткәрде
02.04.2021 кече төркем тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы Югары Утар балалар йортында "Кояш һәркемгә дә бертигез яктырта"дигән темага дәрес үткәрде.
2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә.
2021 елның 2 апрелендә Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тарынчева А.М. тарафыннан «Оригами» комплекслы индивидуаль-ориентлашкан программа кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «тартма» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
1 апрельдә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Көлке көненә багышланган музыкаль – күңел ачу чарасы уздырылды.
1 апрель көнне “Шәфкатьлелек” булегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан космонавтика көненә багышланган "Кеше һәм галәм”дип исемләнгән чара үткәрелде.
Чараның максаты: балаларга “космос” төшенчәсе турында белешмә бирү; космонавтика барлыкка килү, космоска беренче очышлар турында белемнәрне формалаштыру;