«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Баулы интернат-йортында «Актив озак яшәү мәктәбе» инновацион технологиясе гамәлгә ашырыла.
Максат: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль активлыкны, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау.
Сәламәтләндерү программасы буенча интернат йорты белгечләре көн саен социаль хезмәт күрсәтүләр алучылар белән саф һавада дәресләр үткәрәләр. Әлеге программа, заманча физкультура дәресләре методикалары, сулыш гимнастикасы элементлары, скандинав йөреше һәм башка ысуллар комплексыннан файдаланып, социаль хезмәтләрне алучыларны савыктыруга исәпләнгән.
Аз хәрәкәтле гражданнарга аерым игътибар бирәбез. Алар белән предметлар һәм предметларсыз гомумныгытылган күнегүләр башкарабыз, сулыш гимнастикасы башның, кулларның, аякларның төрле хәрәкәтләре белән бергә башкарыла. Эштә мобиль гражданнар өчен скандинав йөрешен кулланабыз.
Эш нәтиҗәсендә - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү хезмәтләре сыйфаты күтәрелә, актив озак яшәү чоры арта, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләте саклана.