Бүген “Улыбка” клубына өйрүче балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар Ватанны саклаучылар һөнәре бар икәнен, чиктә хезмәт итү - һөнәр генә түгел, ә тормыш һәм яшәү рәвеше, Ватанга мәхәббәт, югары профессиональлек һәм ант итүгә тугрылык икәнлеге белделәр.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова 12 нче социаль участогында «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында «Тәмәкесез көн» дип исемләнгән профилактик чара уздырды. Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуны һәм наркоманияне профилактикалау. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүче 7 балигъ булмаган бала катнашты.
2021 елның 28 май көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәчк Фәһметдиновна “Тылсымлы туп!” дигән тема буенча спорт чарасы үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Гаилә тормышының этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» курсыннан 19 балигъ булмаган бала арасында “Сәламәт/дөрес булмаган гаилә” темасына профилактик дәрес уздырды. Максат: бәйле тәртипне профилактикалау.
Чирмешән районы «Доброе сердце» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен тарихи – туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырганнар. Өлкән кешеләр зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сораулар бирделәр, макетлар, борынгы предметлар һәм фоторәсемнәр карадылар.
Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәге” белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән өй курчак театры ярдәмендә шөгыль үткәрделәр.
25 май көнне 10 нчы санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина «Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында закон белән каршылыклары булган 7 балигъ булмаган бала һәм риск төркеме балалары арасында «Үз-үзеңне кабул итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәм үзеңнең шәхсилегеңне аңлау.
Май аеннан башлап, өлкәннәр белән эшләүдә яңалык булып, авыл пенсионерлары арасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинациянең әһәмияте турында аңлату әңгәмәләре үткәрү торды.
26 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Биеп яшибез » клубы кысаларында «Рус халык биюләре көне» дигән темага төркемле дәресе үткәрде. Максаты: бию хәрәкәтләре элементларын өйрәнү, балаларда иҗади инициативаны үстерү.