Чирмешән районында «Доброе сердце» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылар тарихи-туган якны өйрәнү музеена экскурсия

2021 елның 28 мае, җомга

2021 елның 26 маенда Чирмешән районы «Доброе сердце» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен тарихи – туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

Өлкәннәр өчен музей заллары буйлап кызыклы, танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Алар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сораулар бирделәр, макетлар, борынгы предметлар һәм фоторәсемнәр карадылар.

Мондый чаралар гражданлык һәм патриотизм формалаштыруга ярдәм итә. Туган як тарихын тирәнрәк өйрәнү һәм үз районы өчен горурлык хисләре уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International