ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова балигъ булмаганнар арасында «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» программасы кысаларында «Эмоциональ үз-үзеңне тоту» дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты булып социаль хезмәт күрсәтүдә торучыларның психоэмоциональ торышын тигезләү торды.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

26.05.2021 кече төркем тәрбиячесе Васильева Э.Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат - йортында «Җитез һәм оста" команда уены үткәрде.

 

«Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында 25 нче май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гизатуллина закон белән каршылыклары булган 7 яшүсмерне «Синема5» кинотеатрында баручы «Девятаев» дигән фильмны карарга алып бардылар.

25 май көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 7 нче социаль участокта 11 балигъ булмаган бала арасында «Минем характерым» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максат: кеше шәхесенең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, үз характерындагы көчле һәм көчсез якларны аңлауда ярдәм итү.

Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү кысаларында 24 май көнне Г.Тукай исемендәге паркта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә алкоголизм һәм наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан 15 балигъ булмаган бала арасында «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы акция уздырылар.

Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова Түбән Каманың «Велики» паркында өстәмә белем бирү үзәге вәкиле белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 10 балигъ булмаган бала өчен «Имин велосипед» дигән чара уздырды. Максат: җәйге каникуллар вакытында юл хәрәкәте һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне ныгыту.

24 май көнне Зәй районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен эшлекле киңәшмә оештырылды.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 25-нче  маенда Югары-Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк  "Язгы такыя" дигән темага кисеп ябыштыру  шөгыле үткәрде .


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 24 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Уйнап өйрәнәбез”  дигән бармак уеннары үткәрелде.

19 нчы май көнне ВИЧ/СПИД, җенси юл белән күчүче чирләрнең профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсыннан 11 нче социаль участогында «ВИЧ-инфекциясенең таралуы. ВИЧ-инфекцияне диагностикалау һәм дәвалау принциплары» дигән темага 15 яшүсмер өчен семинар узды. Дәреснең максаты: катнашучыларга ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау принциплары турында сөйләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International