Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә “Могҗизалар илендә” дип исемләнгән рус халык әкиятләрен уку шөгыле

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе
2021 нче елның 27 маенда Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлек “ бүлегендә тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. тарафыннан “Могҗизалар илендә” дип исемләнгән рус халык әкиятләрен уку шөгылен үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда рус халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү, әкияткә, сәнгать әсәренә карата тотрыклы кызыксыну хисе уяту. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әкият - ул кеше акылының, тәҗрибәсенең, кеше аңының эш нәтиҗәсе. Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләрдә кешенең гомер буе аңлашылмый торган һәм аңлаешсыз проблемалары чагылыш таба, шулай ук әлеге проблемаларны хәл итү процессы күрсәтелә. Чыннан да, әкият балаларга әхлакый, эстетик тәрбия бирүнең иң борынгы чараларының берсе. Шуңа күрә, без балаларыбызны үстерүдә һәм тәрбияләүдә рус халык әкиятләренә күбрәк вакыт бирергә булдык. Әкият төбендә яхшылык һәм явызлык каршылыгы ята. Әкият кешенең әхлакый кыяфәтен формалаштыра алуы турында сөйли. Әкиятне балачактан ук өйрәтергә кирәк, ул яхшылык һәм явызлык, яхшылык һәм начарлыкны аерырга өйрәтә. Әкиятләргә карата рәсемнәрне балалар бик кызыксынып карадылар һәм бик уңай тәэсирдә калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International