Курчаклар куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар ЧИРМЕШӘН

2021 елның 28 мае, җомга

Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәге” белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина балигъ булмаган  социаль хезмәт алучылар белән өй курчак театры ярдәмендә шөгыль  үткәрделәр.

Театр - ул балаларны хезмәттәшлек итәргә өйрәтә торган коллектив эшчәнлек. Уен барышында балалар төрле «җәнлекләр» һәм «Кызыл әтәч»кә әверелделәр һәм  «Кызыл әтәч» аларга каникуллар вакытында истә тотарга тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.

Әлеге чарада 8 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International