26 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Биеп яшибез » клубы кысаларында «Рус халык биюләре көне» дигән темага төркемле дәресе үткәрде. Максаты: бию хәрәкәтләре элементларын өйрәнү, балаларда иҗади инициативаны үстерү.
Дәрес башында катнашучылар узган дәрестә өйрәнелгән хәрәкәтләрне искә төшерделәр. Аннан соң педагог балаларга рус халык биюенең яңа элементларын өйрәнергә тәкъдим итте. Хәрәкәтләрне өйрәнү барышында билгеле бер кыенлыклар һәм типик хаталар очрады, әмма балалар педагог артыннан биюнең катлаулы элементын истә калдырырга һәм күрсәтергә тырыштылар.
Дәрес ахырында катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар, балаларның үз-үзләрен тотышында күтәренке кәеф күзәтелде.