28 майда Россия чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Чиктә хезмәт итү-Ватанга тугрылык һәм патриотизм мәктәбе.
Бүген “Улыбка” клубына өйрүче балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар Ватанны саклаучылар һөнәре бар икәнен, чиктә хезмәт итү - һөнәр генә түгел, ә тормыш һәм яшәү рәвеше, Ватанга мәхәббәт, югары профессиональлек һәм ант итүгә тугрылык икәнлеге белделәр. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, гаскәрләрнең төрләре турында белемнәрен киңәйттеләр. А.Бартоның “На заставе” шигырь формасындагы сәнгать әсәрен игътибар белән тыңладылар. Укылган әсәр турында фикер алыштылар һәм рәсемнәр ясадылар.
Чара ахырында балалар спорт турнирында катнаштылар, анда түземлек, көч һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.