2021 елның 28 май көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәчк Фәһметдиновна “Тылсымлы туп!” дигән тема буенча спорт чарасы үткәрде. Чараның максаты:туплар белән төрле физик күнегүләр башкару, команда буенча хәрәкәтләрне башкарырга өйрәтү, балаларда уңай хисләр булдыру. Һәр кешенең иң зур байлыгы- сәламәтлек ул, шуңа күрә безнең балалар йортында балаларны сәламәт итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Сәламәт һәм көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физик тәрбия белән шөгыльләнү файдалы. Балалар туплар белән төрле уеннар уйнадылар. Алар " Тупны тот!» , "Тупны кыршауга керт!» дигән уеннарны зур кызыксыну белән уйнадылар. Ә, шулай ук тупны тартып алырга, ике кул белән атарга өйрәнделәр. Балалар бик теләп вакытны үткәрделәр һәм үзләрен бик җитез, дус итеп күрсәттеләр. Спорт чарасы балаларга ярышлар рухын күтәрергә, команда да эшли белергә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Без һәммәгезне дә сәламәт яшәү рәвешенә чакырабыз.