Зәйдә өлкән яшьтәге авыл халкы арасында коронавирстан вакцинация ясау мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып барыла

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

“Демография” илкүләм проектының  “Өлкән буын” проекты кысаларында көн саен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны  федераль программа буенча алынган махсус автомобиль белән диспансерлаштыру  узу өчен Зәй үзәк район хастаханәсенә илтү дәвам итә.

Зәй районы “Радость” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Зәй үзәк район хастаханәсе һәм авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының ведомствоара тыгыз хезмәттәшлектә эшләүләре график нигезендә алып барыла. Нәкъ менә шундый тандемда эшләү өлкән яшьтәге авыл кешеләрен җитди авыруларны иртә ачыклау һәм диагностикалауга юнәлдерелгән диспансерлаштыру белән колачларга мөмкинлек бирә.

Май аеннан башлап, өлкәннәр белән эшләүдә яңалык булып, авыл пенсионерлары арасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинациянең әһәмияте турында аңлату әңгәмәләре үткәрү торды. Диспансерлаштыруга килүче гражданнар COVID-19га каршы Россия вакциналарының төрләре, аларның өстенлекләре, үзенчәлекләре һәм чикләүләре турында тулы мәгълүмат алган белешмәлекләр ала. Мондый белешмәлекне алгач, өлкән яшьтәге кеше үз өендә үзе өчен уңайлы вакытта, аның эчтәлеген тыныч шартларда өйрәнеп, үзе өчен дөрес карар кабул итү мөмкинлегенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International