Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова 12 нче социаль участогында «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында «Тәмәкесез көн» дип исемләнгән профилактик чара уздырганнар. Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуны һәм наркоманияне профилактикалау. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүче 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес башында белгеч балаларга 26 майдан 27 июньгә кадәр Халыкара наркотик чаралардан явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе узуын, ә31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелүен сөйләде. Әңгәмә барышында балалар начар гадәтләре булган кешеләр турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, аларның тышкы кыяфәтләре, үз – үзеңне тоту үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Аннары яшьләр белән хәзерге вакытта популяр булган электрон тәмәке белән мавыгу турында фикер алыштылар. Белгеч балалар белән гадәти, шулай ук электрон тәмәкенең зыяны, аларның тәмәке тартучы кешенең үзенә дә,тирә-юньдәгеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә йогынтысы турында мәгълүмат белән уртаклашты.