ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

31 август көнне “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә конфликтлар» дигән темага дәрес үткәрде.

31 нче августта Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Зәй шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Сау бул, җәй” дип исемләнгән анимацион программа уздырдылар.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

31 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы эш визиты белән Зәй муниципаль районында булды, анда гражданнарны кабул итте, Зәй районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 27 август көнне балигъ булмаган балалар белән «Нәрсә ул демография» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларны «демография» төшенчәсе, демографик процесслар һәм мәгълүмат җыю методлары белән таныштыру.

КИУ ның Тимирясов исемендәге Түбән Кама филиалы базасында  27 август көнне Түбән Кама муниципаль районы психологлары советының чираттагы утырышы булып узды. «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова утырышта «Үз-үзеңне кисәтү» темасына доклад белән чыгыш ясады. Максат: бөтендөнья челтәре үз эченә алган куркыныч турында мәгълүмат бирү. Чарада шәһәрнең төрле оешмаларыннан 25 психолог, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов катнашты.


27
август, 2021 ел
җомга

“Бала шәхесенең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары” технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина җәйге мәйданчыкта 7 бала өчен «Туп белән уеннар» дигән төркемле дәрес үткәрде.  Максат: түземлекне, игътибарлылыкны, җитезлекне, чыдамлыкны үстерү.

Бүген,  Республика көне якынлашканда, тәрбияче Рәмзия Сафина "Бәләкәч" группасы балалары игътибарына Татарстанда чыгарылган мультфильмнар тәкъдим итте.

«Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 26 нчы августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» дигән өч волонтер белән берлектә «Аңлаешлы интернет» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрне мәгълүмати хезмәтләргә социаль җайлаштыру.


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 24 августта 10 нчы санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала өчен «Түбән Кама - сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Наркоманияне,ВИЧ/СПИДны, җенси юл белән күчүче чирләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 24 август көнне 15 бала һәм яшүсмер өчен «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсыннан «Үз-үзеңне дәвалау һәм аның нәтиҗәләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: катнашучыларга җенси юл белән күчүче чирләрне үзең дәвалаган очракта аның нәтиҗәләре турында дөрес мәгълүмат бирү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International