КИУ ның Тимирясов исемендәге Түбән Кама филиалы базасында 27 август көнне Түбән Кама муниципаль районы психологлары советының чираттагы утырышы булып узды. «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова утырышта «Үз-үзеңне кисәтү» темасына доклад белән чыгыш ясады. Максат: бөтендөнья челтәре үз эченә алган куркыныч турында мәгълүмат бирү. Чарада шәһәрнең төрле оешмаларыннан 25 психолог, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов катнашты.
Үз чыгышында психолог балаларны куркыныч виртуаль уеннарга тарту темасын яктыртты. Ул үлем төркеменең билгеләре, төп уеннар исемлеге, структурасы, әлеге төркемне башлап җибәрүче Филипп Будейкин турында сөйләде. Иң куркынычы, дип ассызыклады психолог, әлеге кешене кулга алганнан соң, ул социаль челтәрләрдә тулы бер хәрәкәт оештыра һәм үз әгъзаларын билгеле бер символика белән тәэмин итә. Әлеге уеннар “бер урында гына тормый”: алар үз исемнәрен, аватаркаларындагы сурәтләрен алыштырып торалар. Шулай ук психолог катнашучыларның игътибарын уеннарның аудиториясе дә үзгәрүенә юнәлтте, ул «яшәрде». Әгәр элек үлем төркемнәрендә катнашучылар, нигездә, яшүсмерләр булса, хәзер кече мәктәп яшендәге һәм хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уеннар бар. Психолог әлеге төркемнәрнең әдәбияты турында да сөйләде. Хәер, анда 18+ дип язылган булса да, әлеге уен белән танышырга теләүчеләрне һич тә туктатмый. Бу хисләрне яратучыларга балигъ булмаган абыйлары/апалары, дуслары булыша.
Чыгыш ясаганнан соң психолог барлык сорауларга җавап бирде һәм барлык катнашучыларга «Үлем төркемнәрендә катнашучыларны ачыкларга ярдәм итәчәк маркерлар» дип аталган белешмәлек таратты.