«Түбән Кама - сәламәт яшәү рәвеше өчен!»

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 24 августта 10 нчы санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала өчен «Түбән Кама - сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Дәрес башында белгеч катнашучылар белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару кешенең иммунитетына һәм сәламәтлегенә сизелерлек йогынты ясавы турында сөйләштеләр. Аннан соң балалар сәламәт яшәү рәвешенең 7 төп «нигезе» белән таныштылар: физик активлык, балансланган туклану, зарарлы гадәтләр булмау, гигиеник тәрбия, йокы һәм ял, сәламәтләндерү процедуралары һәм эмоциональ кәеф. Белгеч бу аспектларны күзәтеп торсак, тормыш сыйфатлы һәм хәлләр сизелерлек яхшырачак, дип аңлатты. Шулай ук балаларның игътибарын Түбән Кама шәһәрендә балалар да, өлкәннәр дә спорт белән шөгыльләнә торган спорт секцияләре һәм түгәрәкләре күп булуга юнәлтте. Боларның барысы да Түбән Камада күп кенә кешеләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышулары турында сөйли. Аннары белгеч балаларга тренажерларда шөгыльләнергә һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән актив уеннар уйнарга тәкъдим итте.

Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше уңайсызлыклар китермәскә, барысы да шатлыкта булырга тиеш, дип аңлатты. Башта сәламәт ризыкка күнегергә, аннары иртән зарядка ясый башларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International