Мультфильмнар балаларны тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Бер яктан алар өчен якты буяулар белән баетылган, карарга рәхәт, кабул итәргә җиңел һәм аңлаешлы сәнгать төре булган мультфильмнар икенче яктан балаларга кечкенәдән яхшыдан яманны аерырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итәләр.
Ләкин чит ил мультфильмнарында яхшыга караганда начары күбрәк кәренә. Шунлыктан, без күбрәк Рәсәй һәм Совет чоры мультфильмнарына күбрәк мөрәҗәгать итәбез. Соңгы вакытта үзебезнең Татарстаныбызда төшерелгәннәре дә балаларга бик ошый. "Шүрәле", "Су анасы" "Кырмысказки", "Сабантуй" сериясе - аларның ин яратканнары. Бүген, Республика көне якынлашканда, тәрбияче Рәмзия Сафина "Бәләкәч" группасы балалары игътибарына Татарстанда чыгарылган мультфильмнар тәкъдим итте. Бәләкәчләрдә фильмнарны тын да алмый, яратып карадылар. Соңыннан мультфильм геройларынын иллюстрацияләрен төсле карандашлар белән буядылар. Бүгенге көн мавыктыргыч, күңелле һәм файдалы узды. Тәрбияче Рәмзия Сафина чараны уздырганда куйган максатларына өлешчә иреште.