«Туп белән уеннар»

2021 елның 27 августы, җомга

“Бала шәхесенең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары” технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина җәйге мәйданчыкта 7 бала өчен «Туп белән уеннар» дигән төркемле дәрес үткәрде.  Максат: түземлекне, игътибарлылыкны, җитезлекне, чыдамлыкны үстерү.

Дәрес башында белгеч балалар белән туп белән нинди уеннар уйнаулары турында сөйләштеләр. Аннары балалар бу гениаль уенчык турында сөйләделәр: ул гади, уңайлы, аның белән үзең генә дә, дусларың белән дә уйнарга була. Ишегалдында бер сикерүче "снаряд" бөтен көнгә диярлек балаларның вакытын җәлеп итә ала. Әңгәмәдән соң белгеч балаларны «Унлык», «Ашап була-булмый торган» уеннары белән таныштырды, алар барышында балалар билгеле бер аралашу күнекмәләрен алдылар, эмоциональ һәм физик халәтләре яхшырды, булган киеренкелек бетте, кәеф күтәрелде.

Дәрес ахырында белгеч балаларга актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар, үз чиратында, кызыклы уеннар өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International