«Гаиләдә конфликтлар»

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

31 август көнне “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә конфликтлар» дигән темага дәрес үткәрде.

Дәрес башында психолог мәгълүмати бишминутлык үткәрде, анда катнашучылар белән һәр гаиләдә ызгыш-талаш, аңлашылмаучанлыклар булуы, бу хәлләрдән чыгу, барыннан да элек, хатын-кызларга бәйле булуы турында сөйләштеләр. Шуңа күрә психолог бу дәрестә гаилә конфликтларыннан дөрес чыгарга өйрәнергә тәкъдим итте. Шулай итеп, «Ата-аналар раунды» психологик уенында катнашучылар чиратлап карточкалар сайладылар һәм төркемнең калган катнашучыларыннан ярдәм табарга тырыштылар. «Тормыш язулары» диагностикасы күрсәткәнчә, күп кенә катнашучылар характерында теге яки бу сыйфатлар бар һәм алар килеп чыккан эмоцияләргә каршы килеп туган кискен ситуациядә җиңә алмый. Гаилә әгъзалары белән үзара бәйләнешнең конструктив ысулларын күз алдына китерү өчен психолог «Гаиләдәге конфликтлар» фильмын карарга тәкъдим итте.

“Кызыклы-файдалы” йомгаклау даирәсендә катнашучылар «Ата-аналар раунды» психологик уенының бик ошавын таныдылар. Ул аларга үзләрен читтән күрергә,үз-үзләрен кабул итәргә һәм якын кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр корырга комачаулаган характердагы үзгәрешләрне үзгәртергә өйрәнергә ярдәм итте. Психолог барысына да нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге чарада алынган мәгълүмат гаиләдә уңай атмосфера булдырырга һәм ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International