«Аңлаешлы интернет»

2021 елның 27 августы, җомга

«Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 26 нчы августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» дигән өч волонтер белән берлектә «Аңлаешлы интернет» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрне мәгълүмати хезмәтләргә социаль җайлаштыру.

Акция барышында «Игелек буыны» отряды волонтерлары Кама Аланында яшәүче тыл хезмәтчәне Ярцева Анна Яковлевнага бардылар. Волонтерлар белән бергә белгеч Анна Яковлевнага гаджетлар һәм интернеттан файдаланып, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен: табибка язылырга, төрле хезмәт төрләренә гариза бирергә, кирәкле мәгълүмат эзләргә мөмкинлек алды, анда ничек аралашырга кирәклеген волонтерлар җентекләп һәм эзлекле итеп аңлатты. Балалар Анна Яковлевна белән Бөек Ватан сугышының авыр көннәре турында әңгәмә корырга да мөмкинлек алдылар. Тыл хезмәтчәне сугыш елларында кешеләр тормышы турында истәлекләре белән уртаклашты, балачагы, сугышта катнашкан һәм өйләренә кайтмаган туганнары турында сөйләде.

Бу акция барлык катнашучыларга да файда китерде: Анна Яковлевнага интернет белән бәйле мәсьәләләрдә җиңелрәк булды, ә балалар ул дәһшәтле сугыш вакыйгаларына катнашучы күзләре белән карый алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International