ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

3 нче сентябрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Көзге букет» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Ел саен 2 сентябрьдә илебездә "Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945 ел)" буларак билгеләп үтелә.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында 3 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре «Без – терроризмга һәм экстремизмга каршы!» дип аталган методик сәгатьтә катнаштылар.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

“Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 2 сентябрь көнне 7 нче социаль участогында «Мин иминлектә» технологиясеннән “Бу сиңа кагыла!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 13 балигъ булмаган бала катнашты. Максаты: балаларга бөтендөнья челтәре, кәрәзле телефоннар, заманча мультфильмнар алып килә торган куркынычлар турында мәгълүмат бирү.

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 2 нче сентябрь көнне 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова 8 балигъ булмаган бала арасында «Сугышның ачы хәтере» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларның Советлар Союзының Икенче бөтендөнья сугышында җиңүе турында булган белемнәрен ныгыту.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе
2 сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен балалар йортында тәрбияче Галиуллина Н.Х. «Уку чоры башланды» дигән темага дәрес үткәрде.

Юл – транспорт һәлакәтләрен кисәтү эше кысаларында 1 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Изгелек буыны» отрядының ике волонтеры белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча “Юлда сак бул” акциясе үткәрде. Акциянең максаты: юлда һәм транспортта куркынычсыз тәртип буенча белемнәр, һәм практик күнекмәләр формалаштыру.

«Экстремизмга-юк!» терроризмга каршы айлык кысаларында 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 1 нче сентябрьдә «Терроризмга - юк» дигән исем астында викторина үткәрде. Максат: балаларны терроризм янаганда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Викторинада социаль хезмәт күрсәтелүче 9 бала катнашты.


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Юл – транспорт һәлакәтләрен кисәтү эше кысаларында 1 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Изгелек буыны» отрядының ике волонтеры белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча “Юлда сак бул” акциясе үткәрде. Акциянең максаты: юлда һәм транспортта куркынычсыз тәртип буенча белемнәр, һәм практик күнекмәләр формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International