«Үз-үзеңне дәвалау һәм аның нәтиҗәләре»

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Наркоманияне,ВИЧ/СПИДны, җенси юл белән күчүче чирләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 24 август көнне 15 бала һәм яшүсмер өчен «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсыннан «Үз-үзеңне дәвалау һәм аның нәтиҗәләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: катнашучыларга җенси юл белән күчүче чирләрне үзең дәвалаган очракта аның нәтиҗәләре турында дөрес мәгълүмат бирү.

Дәрестә катнашучылар бер-берсен сәламләгәннән соң «Җенси юл белән күчә торган авырулар» күнегүенә керештеләр, аның барышында җенси юл белән күчүче чирләр өчен хас билгеләр, симптомнар барлыкка килү вакыты, мөмкин булган катлаулылыклар, шулай ук әлеге авыруларны профилактикалау турында белделәр. Күнегүне үтәгәннән соң белгеч балаларга теләсә нинди авыру очрагында үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәк түгеллеген аңлатты. Симптомнарның җитдилеген бәяләп бетермәү һәм соңрак табибка мөрәҗәгать итү авыруның азган, авыр дәваланучы формага күчүенә китерергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сезгә СПИД авыруыннан терелүнең  “гарантиясен” бирүче дарулар сатучылардан ераграк торырга кирәк, чөнки мондый чир дәваланмый.  Аннан соң балалар ВИЧ-статусында үз физик сәламәтлеге турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында сөйләштеләр: физик сәламәтлегеңне саклау өчен табибта даими күзәтелергә, инфекцияләр чыганаклары белән куркыныч контактларны кисәтергә, иммун системага йогышлы авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итәчәк сәламәт туклануны оештырырга.

Нәтиҗә ясап, балалар: “Миңа бүген нәрсә ошады ...” соравына җавап бирделәр. Җаваплар төрле иде, әмма аларның һәркайсында кешенең җенси юл белән күчүче чирләрдә үз-үзен дәвалау нәтиҗәләре турында мәгълүмат белергә һәм кирәк булган очракта гына табибка мөрәҗәгать итәргә тиешлеге турында әйтелде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International