Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 27 август көнне балигъ булмаган балалар белән «Нәрсә ул демография» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларны «демография» төшенчәсе, демографик процесслар һәм мәгълүмат җыю методлары белән таныштыру.
Дәрес барышында белгеч катнашучыларны «демография» төшенчәсе белән таныштырды, ул ни өчен кирәк, кирәкле мәгълүматларның ничек җыелуы турында сөйләде. Балалар белән бергә хәзерге заманның демографик катастрофасы сәбәпләрен билгеләделәр. Катнашучылар шулай ук халык саны буенча безнең ил дөньяда алтынчы урынны алып торуын, дәүләтебезнең милли проектларының берсе - «Демография» булуын һәм бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирелүен белделәр. «Россиядә демографик хәл» видеофильмы беркемне дә битараф калдырмады.
Соңыннан белгеч балаларга үзләрен депутатлар ролендә куеп карарга һәм илдә демографик хәлне яхшырту буенча үз вариантларын тәкъдим итәргә кушты.