31 нче августта Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Зәй шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Сау бул, җәй” дип исемләнгән анимацион программа уздырдылар. Программа “Спарта” балалар һәм яшүсмерләр клубы базасында үткәрелде. Әлеге чара җәйге каникуллар сезоны тәмамлануга багышланган иде. Балалар өчен буйлы курчаклар, аквагримм, самокатларда шуу һәм профессиональ фотограф белән фотога төшүне үз эченэ алган уен программасы оештырылды.
Әлеге чараның максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү торды.
Чара бик эмоциональ һәм кызыклы килеп чыкты, балалар күңел ачтылар, музыкаль зарядка ясадылар, кайберләре беренче тапкыр самокатта йөрергә өйрәнделәр. Болар барысы да табигать фонында матур фотосурәтләрдә чагылдырылды.
Балалар һәм ата-аналарның кәефләре һәм гомуми эмоциональ фоны артты.