ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова “Игелек буыны” отрядының 4 волонтеры белән берлектә 15 сентябрь көнне 7 нче социаль участокта “Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында 26 балигъ булмаган бала арасында “Экстремизмга - юк!” акциясе үткәрде. Максат: экстремизм, терроризм һәм аның нәтиҗәләре турында күзаллауны формалаштыру.

«Үсеш» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 14 сентябрь көнне мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Көзге ярминкә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Максат: хыялларны үстерү, катнашучыларның фантазия һәм иҗади күнекмәләрен үстерү, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала катнашты.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында 14 нче сентябрь көнне 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 15 балигъ булмаган бала арасында «Архитектура ханым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: техник фән буларак архитектура турында күзаллау бирү, архитектор хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, архитектура һәйкәлләренә сакчыл караш, үз Ватаныңа карата горурлык хисе, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 15 сентябрь көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәчк Фәһметдиновна интернат территориясендә саф һавада инвидудуаль шөгыль үткәрде.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021-нче елның 14-нче сентябрендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк  "Көзге урман” дигән темага шөгыль-сәяхәт үткәрде.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Гомуми эш» бөтенроссия проекты кысаларында 10 нчы сентябрьдә 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Алкоголь һәм җинаять» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм үз сәламәтлегеңә карата җаваплы караш формалаштыру, алкогольнең кеше өчен зыянын күрсәтү. Дәрестә 30 балигъ булмаган бала катнашты.

«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина “Кояшкай, кояшкай” дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итү, табигатьнең көзге күренешләрен баету.

10 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Экстремизмга – юк! терроризмга каршы айлык кысаларында 12 балигъ булмаган бала арасында «Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау» темасына төркемле дәрес-кинотренинг үткәрде. Максаты: хәзерге заман җәмгыятенең актуаль проблемаларының берсе буларак экстремизм турында күзаллауны формалаштыру.

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


10
сентябрь, 2021 ел
җомга
10 сентябрь көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Шәйхиева Елена "Көзге уңыш" темасына чара үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International