“Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова “Игелек буыны” отрядының 4 волонтеры белән берлектә 15 сентябрь көнне 7 нче социаль участокта “Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында 26 балигъ булмаган бала арасында “Экстремизмга - юк!” акциясе үткәрде. Максат: экстремизм, терроризм һәм аның нәтиҗәләре турында күзаллауны формалаштыру.
Башлангыч әңгәмә барышында белгеч аларга терроризм һәм экстремизмның теләсә кайсы, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне какшата алырлык гамәлләр икәнлеген аңлатты. Ул Россиядә булган иң тетрәндергеч террористик актлар турында сөйләде һәм видеороликлар күрсәтте. Аннан соң «Игелек буыны» отряды волонтерлары үз яшьтәшләренә җәмгыятьтә бу күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм аларга каршы тору юллары турында сөйләделәр, шулай ук экстремизм һәм терроризм юлына басучыларга караган җәза төрләрен аңлаттылар. Шулай ук дәрестә ситуацияләр дә уйнатылды: мәсәлән, балигъ булмаган бала шикле сумка таба, ирексездән кеше урлауның шаһиты була, тоткынга эләгә. Күп кенә балалар тәвәккәл гамәлләргә әзер түгел булып чыкты һәм ничек эшләргә кирәклеген аңлата алмадылар. Акциядә катнашучыларга куркыныч янаган очракта дөрес гамәлләр турында хәбәр итү өчен волонтерлар аларга буклетлар тараттылар.
Соңыннан белгеч барлык катнашучыларга да, нинди милләт һәм дин булуына карамастан, тынычлыкта һәм килешеп яшәргә кирәклеген, шул вакытта гына экстремизмны һәм терроризмны юкка чыгарырга мөмкин булуын искәртте.