«Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау»

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Экстремизмга – юк! терроризмга каршы айлык кысаларында 12 балигъ булмаган бала арасында «Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау» темасына төркемле дәрес-кинотренинг үткәрде. Максаты: хәзерге заман җәмгыятенең актуаль проблемаларының берсе буларак экстремизм турында күзаллауны формалаштыру.

Дәрес башында балалар «экстремизм» һәм «терроризм»ның нәрсә икәнлеген, аларның максатлары, экстремизм һәм терроризмны нинди сәбәпләр тудыруын белделәр. Дәрес барышында яшьләр экстремизм һәм терроризм күренешләре, аларның төрләре, характерлы сыйфатлары турында сөйләштеләр. Социаль челтәрләрдәге билгесез сайтларга аерым игътибар бирелде. Дәрес барышында алган белемнәрен терроризм һәм экстремизмны профилактикалау турында фильм карау белән ныгыттылар. Балалар үзләре өчен нәтиҗә ясадылар: әйләнә-тирәдәгеләргә түземлерәк һәм толерант булырга, бер-береңне кайгыртырга, интернетта төрле сайтларга кергәндә игътибарлы булырга кирәк.

Дәрес ахырында балалар гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында буклет алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International