«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес башында психолог «Тамаша» дигән күнегү үткәрде. «Төрле төстәге салават күпере» күнегүендә әти-әниләр салават күпере ясалган рәсем аша куелган сорауларга җавап бирделәр. Мәсәлән, кызыл төстә: “Сезне нәрсә рухландыра?”, кызыл-сары төстә: “Сезне нәрсә бәхетле итә?” кебек сораулар булды. Катнашучыларда гаиләнең нәрсә аңлатуын ачыклау максатыннан, катнашучылар диагностика үттеләр. Ару-талуны, эчке «киеренкелек»не бетерү, рухи гармонияне арттыру өчен психолог катнашучыларга «Яшел агым» релаксацион күнегүен үткәрде.
Йомгаклау даирәсендә катнашучылар: “Бүген сезгә нәрсә файдалы булды? Бу сезнең өчен авыр булып чыктымы һәм ни өчен?” кебек сорауларга җавап бирделәр.