«Үсеш» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 14 сентябрь көнне мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Көзге ярминкә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Максат: хыялларны үстерү, катнашучыларның фантазия һәм иҗади күнекмәләрен үстерү, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала катнашты.
Дәрес педагогның "Көзге ярминкә" нең нәрсә икәнлеге турында сөйләвеннән башланды. Балалар борын-борыннан килгән рус халкының гореф-гадәтләре турында белделәр: көзге бакчада, басуда эшләр тәмамлангач күңелле ярминкәләр оештыра торган булалар. Ярминкәләрдә яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кул эшләре саталар һәм кирәкле товарлар сатып алалар, күңелле тамаша күрсәтәләр. Шуннан соң балалар белән «Яшелчә һәм җиләк-җимеш, файдалы продуктлар» дигән физкультминутка үткәрелде. Аннан соң балалар дәреснең практик өлешенә керештеләр, аның барышында төсле пластилин ярдәмендә төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимеш ясадылар.
Дәрес ахырында катнашучылар бер-берсенә үзләренең эшләрен күрсәттеләр һәм килеп чыккан уңышны бәяләделәр.