ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Гаилә, аналар, ата-аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше кысаларында 9 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова “Гаилә әлифбасы бездән башлана” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 4 хатын-кыз катнашты. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

“Экстремизмга-юк!” терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участогында «Гадәттән тыш хәлләрдә кеше иминлеге һәм аны яклау» дигән мәгълүмати дәрес үткәрде. Максаты: балаларда экстремизм турында заманча җәмгыятьнең актуаль проблемаларының берсе икәнлеге турында күзаллауны формалаштыру, терроризм янаганда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Әлеге чарада 11 бала катнашты.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 9 сентябрендә «акылга зәгыйфь балалар өчен Югары Утар балалар интернат-йорты " ДКУда. Тәрбияче Тимергалиева Рузилә " Көзге калейдоскоп»темасына дәрес үткәрде

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубында «Дөньяда иң гүзәле...» дигән темага дәрес үткәрде.

8 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Мин үзем белән гармониядә» дигән темага «Туган кешеләр» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Максаты: катнашучыларның психоэмоциональ халәтне тигезләү.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

  2021елның 1нче сентябреннән Югары Утар балалар интернат йортында тәрбияләнүче биш бала Шәмәрдән поселогында урнашкан “Әкият” балалар бакчасына йөри башладылар.

  Бакчаның территориясе дә, бинасы да бик матур, “әкият” дигән исемгә туры килеп тора. Ишек алдында заманча итеп яңа уен җиһазлары урнаштырылган. Белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган: күрсәтмә материал, дидактик уеннар бар, дәресләр уен формасында үтә, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына.

«Төсле куллар» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге инструкторы Ирина Кожевникова «Гаилә һәм Ватан» дигән темага төркемле дәрес уздырды. Максат: кисть белән рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү, иҗат, пөхтәлек, иҗатка кызыксыну, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә булган 16 бала, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар да катнашты. 


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе
7 сентябрь көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Рәхим ит, алтын көз!” темасына кисеп ябыштыру шөгыле үткәрелде.

“Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында 6 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хайрова 17 нче социаль участокта «Беслан – Без хәтерлибез!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәзерге заманның төп проблемаларыннан берсе булган – терроризмга игътибар җәлеп итү, терроризмга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, кешегә карата сакчыл караш тәрбияләү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар катнашты.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 нче елның 6 нчы сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы  «Күңелле, матур китаплар»темасына әдәби сәгате үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International