2021-нче елның 14-нче сентябрендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк "Көзге урман” дигән темага шөгыль-сәяхәт үткәрде.
Шөгыльнең максаты һәм бурычлары:
- балаларның көз турында белемнәрен киңәйтү;
- шөгыль темасы буенча балалар сүзлеген активлаштыру;
- игътибар белән тыңлый белүне камилләштерү;
- балаларда көзге чорда урман, агачлар турында гомумиләштерелгән күзаллауны формалаштыру;
- балаларда танып-белүне , кызыксынучанлыкны, игътибар һәм хәтерне үстерү;
- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
Шөгыль башында көзге урман турында шигырь укылды. Аннан соң тәрбияләнүчеләр агачлар турында табышмакларга җаваплар таптылар. Икенче өлеш итеп көзге урман матурлыгы белән танышу булды, урманга сәяхәт. Балалар көзге урманда сәяхәт иткәндә шулай ук төрле сораулар җавап таптылар. Мәсәлән: көзге урманда ни исе бар, ни өчен агачлар көзен яфракларны коялар.
Тәрбияләнүчеләр сәяхәттән бик канәгать калдылар. Шөгыль кызыклы һәм мавыктыргыч булды.