«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина “Кояшкай, кояшкай” дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итү, табигатьнең көзге күренешләрен баету.
Дәрес вакытында балалар көзнең беренче билгеләре турында белделәр: салкынча, болытлы булды, яңгырлар ешрак ява башлады, яфраклар төсен үзгәртә һәм коела. Шулай ук вак моториканы һәм сөйләмне үстерү буенча күнегүләр үткәрелде. Балалар көзнең беренче билгеләре белән рәсемнәр ясадылар, кыстыргычлар белән уйнадылар, нурларны кояшка беркеттеләр. Нәниләр әле кечкенә булганлыктан, әниләр балаларына ярдәм итәргә һәм аларга булышырга тырыштылар.
Йомгаклау даирәсендә ата-аналар: “Бугенге дәрестә нәрсә файдалы булды? Үтәр өчен нәрсә авыр булып чыкты һәм ни өчен?” кебек сорауларга җавап бирделәр.