Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Көзге уңыш” темасына чара

2021 елның 10 сентябре, җомга
Максаты: сәнгать-эстетик тәрбия бирү, шулай ук балаларны табигатькә тарту, әйләнә-тирә дөнья турында белем туплау, аларның иҗади сәләтләрен үстерү. "Көз" - балалар иҗаты өчен бик яхшы тема. Бу тематиканы рәсемнәрдә һәм аппликацияләрдә генә түгел, пластилиннан әвәләп тә кулланалар. Көзге табигать кызыклы сюжетлар һәм якты пейзажлар бүләк итә, хыялларга һәм фантазияләргә киңлек ача. Көз темасына пластилиннан ясалган эшләнмәләр һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч итеп эшләнгән. Шуңа да балалар эшкә бик теләп тотындылар. Шулай ук эш алдында әңгәмә үткәрелде, ул көзге уңыш турында табышмаклар, көзге табигать турында әңгәмә һәм пластилин белән эшләү кагыйдәләрен үз эченә алды. Соңыннан балаларның бик матур эшләре килеп чыкты. Барлык балалар да канәгать калдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International